подготовка к свадьбе, свадьба в Казани, все о свадьбе
13 апреля 2011
Татарская свадьба

«Laziza» туй салоны

«Laziza» туй күлмәкләренең сере нәрсәдә?!
Пар аккошлар кебек бер-берсенә сыенып, кулларын-кулга тотынышып атлаучы яшь парларга карап күзләр соклана. Ә инде кәләш турында сүз дә юк...
«Laziza» туй салоны

 

Ул туйда иң чибәре, иң матуры... һәрбер кунак аңа карап соклана, кайберәүләр ак көнләшү белән көнләшә. Чыннан да туйның күрке кәләштәдер, мөгаен.


Сөйгәне үзенең икенче яртысына кияүгә чыгарга тәкъдим ясау белән булачак кәләш үзенә туй күлмәге сайлый башлый. Күлмәкне сатып алыргамы, тектерергәме, әллә инде прокатка гына алыргамы?! Шушы һәм башка борчу-мәшәкатьләр турында уйлап кайберәүләр йокысыз төннәр дә уздыра, хәтта. Хәзерге көндә Казанда күпме туй күлмәге сатыла торган кибет, салоннар бар. Күлмәкләрнең күплелегеннән башлар әйләнә. Шулар арасыннан үзеңә охшаганнын, синең фигураңа килешеп торганын сайлап алу иң авыр эшләрнең берсе. Казандагы «Laziza» туй салоны-ательега юл тотсагыз, һичшиксез үкенмәссез. Салонда эшләүчеләр үз һөнәрләренең остасы. Алар тиз арада сезнең килеш-кыяфәтегезгә туры килердәй туй күлмәкләрен, шулай ук аяк киеме һәм аксессуарлар сайлап бирәчәкләр.

«Laziza» туй хидҗәбе

Свадебный салон Лазиза

 

Туй күлмәкләренең ниндие генә юк монда. Ә инде никах күлмәкләре күз явын алырдай. Үзләре шәригать буенча тыйнак итеп тегелгән, үзләре шундый зәвыклы. Бүгенге көн мөселман ханымнар заманадан артта калмыйлар, алар да модалы итеп тегелгән кием кияргә лаеклы. Туй салонында мөселман туташ-ханымнар үзләренең завыкларына туры килердәй күлмәкне һичшиксез таба алачаклар. Ә инде сез теләгән күлмәк фасоннары юк икән, тәгъдимнәрегезне җиткереп тектерергә дә була. Атна-ун көн дигәндә «Laziza» туй салонында синең күлмәк әзер дә. Никах һәм туй күлмәкләреннән тыш, салонда кичке күлмәкләр дә сатыла. Алар гади генә түгел, милли һәм Европа модасы буенча тегелгәннәр. Тукымалар сайлау мөмкинлеге дә зур.


«Laziza» туй салоны синең хыялыңдагы туй күлмәген чынга ашырырга әзер. Иң бәхетле көн – туй көнегездә чып принцессадай чибәр, зәвыклы, серле булып күренергә уйласагыз «Laziza»га юл алыгыз. «Laziza» да очрашканга кадәр...

Свадебный Гуру

 

Поделиться с друзьями
Читать еще

Оставить отзыв

Имя *:
E-mail:
Комментарий *:
Подтвердите, что вы не робот и ответьте:
7+2=
Присоединяйтесь к нам!
Наверх ↑
2010 © Свадебный гуру - свадьба Казань.
Наш адрес: 420029, г. Казань, ул. Сибирский тракт, д.34
Телефон: +7(917) 2764658
Копирование любых материалов для их размещения на других площадках возможно только с письменного разрешения Администрации сайта.
Свадьба.Net.Ru Tatarstan.Net - все сайты Татарстана