(эта статья на рууском языке Как повязать хиджаб на свадьбу и никах)
Хәзер күп кенә татар кызлары яулык бәйләмәсәләр дә мөселман гореф-гадәтләре буенча кияүгә чыгалар, ягъни никах укыталар. Никах, туй мәҗлесләре өчен матур һәм зәвыклы итеп яулык бәйләү серләрен безнең фотографияләр өйрәтер.
Киңәш сорап без Ләйсән Хаҗиеваның Мөселман модасы студиясенә мөрәҗәгать иттек. Безгә яулык бәйләү серләрен генә түгел, ә аны бизәү ысулларын да күрсәттеләр. Ләйсән Хаҗиева студиясендә мөселман туй күлмәкләре генә түгел, шулай ук бизәү өчен махсус күз яуын алырлык тукымадан тегелгән чәчәкләр дә, ир-атлар өчен жилетлар да тегәләр икән. Монда яулыкка чигү үрнәкләрен төшерергә дә заказ бирергә була. Ә иң мөһиме, алар барысы да татар халык үрнәкләренә, бизәкләренә нигезләнеп чигелә, тегелә.


Әлеге ысул өчен тыгыз тукымадан тегелгән яулык уңайлырак булыр. Ул нәкъ менә төрелгән яулыкның күләмен арттырып торачак. Яулыкны бизәү өчен Ләйсән Хаҗиева студиясендә тегелгән чәчәк үрнәкләрен кулланачакбыз.
Иң элек чәчләрне яхшылап бергә җыябыз (1,2). Баштан яулык шумасын өчен, яулык эченнән киң эластик лента бәйлибез. Яулыкның киң ягын (3) 5-6 см га бөгәбез. Яулыкны бәйләп, арттан махсус каптырма-булавкалар белән беркетәбез (4,5,6).

Хәзер бәйләгән яулыкның очларын төрле якка аерабыз (7). Бер ягын (уң якны) алга чыгарып, жгут формасында бөгәбез (8), икенче ягыннан булавка белән эләктереп куябыз (9,10). Ә инде яулыкның иркен калган икенче ягы белән муенны томалап булавкалар белән беркетәбез (11,12,13). Күренгәнчә, яулык бәйләүнең бернинди дә авырлыгы да юк. Хәзер инде яулыкны чәчәк үрнәкләре белән генә бизисе калды.

Яулык бәйләүнең алдагы ысулларында да 1, 2 һәм 3 гамәлләр башкарыла. Фотода нинди оргиналь яулык кулланырга кирәклеге күрсәтелгән.


Фотода күренгәнчә, яулык бәйләүнең әлеге ысулы бик гади. Яулыкны матур итеп баш тирәсеннән урап алырга кирәк, ахырдан яулыкның очын булавка белән беркетеп куябыз. Яулыкның бизәкләп эшләнгән кырыйлары яулыкка тагын да ямь өсти.


Яулык бәйләүнең беренче өлеше нәкъ алда күрсәтелгәнчә. Яулыкны баш әйләнәсеннән бер тапкыр әйләндереп алгач, икенче ягын күкрәк тирәсенә беркетщбез. Ул шуып төшмәсен өчен махсус булавкалар белән беркетәбез.


Әлеге ысул буенча туй мәҗлесенә яулыкны бәйләр өчен ике булавка яисә матур брошклар кирәк булачак. Башка яулыкның бер ягы әйләндереп алына, алдан муен өлеше томалана. Аннан яулыкны 3-4 см га бөгеп баш тирәле уратып алына. Ике яктан брошкалар белән беркетелә.
Мөселман кәләшләренең тагын бер кат исләренә төшерәбез: эксклюзив, матур итеп тегелгән, чигелгән, махсус тукымадан ясалган чәчәкләр белән бизәлгән туй күлмәкләрен Ләйсән Хаҗиеваның Мөселман модасы студиясендә заказ биреп, үзеңдә булдырырга мөмкин.
Свадебные платья фото и цены
общий каталог салонов
Банкетные залы для свадеб в Казани
Осенний номер журнала
"Всё о свадьбе"
Читай on-line
