Тормышымны үзгәртерлек итеп,
Гашыйк иттең мине үзеңә.
Әткәй- әнкәй фатихасы белән
Билгеләдек никах көнен дә.
Кушымта:
Никах көне, никах көне безнең,
Бүген безнең кызыл туебыз!
Бәхет белән тулы күңелебез,
Шулай үтсен гомер юлыбыз!
Чын күңелдән ышануым белән
Юлдаш итәм сине үземә.
Никах көнендәге биргән вәгъдә
Гомерлеккә булсын,гомергә!
Кушымта шул ук.
Аңлашулар белән яшәү генә-
Гаиләнең ныклы терәге;
Бер йөрәктәй булып типсен әле
Синең белән минем йөрәгем!
Свадебные платья фото и цены
общий каталог салонов
Банкетные залы для свадеб в Казани
Осенний номер журнала
"Всё о свадьбе"
Читай on-line
