Беркемнәргә бирмәм,
Ташламамын, диеп,
Кулларыңа алдың син мине.
Мин синеке идем, син минеке идең –
Бу көн иде безнең туй көне.
Кушымта:
Әче, әче, диләр,
Беләм ни телиләр,
Очрашалар татлы иреннәр.
Берәү, икәү, өчәү –
Барысы соң ничәү?
Эх, минутлар мәңге түгелләр.
Туй күлмәге кидем,
Син бит аккош дидең,
Иңнәремә канат куйдың син.
Синең белән генә үз-үземне җирдә
Иң бәхетле итеп тойдым мин.
Кушымта.
Зәңгәр күлдә йөзгән
Пар аккошлар кебек,
Бәхет күлләрендә йөзик без.
Пар кошлардай сайрап,
Туй көнедәй шаулап,
Үтсен иде безнең гомеребез!
Кушымта.
Свадебные платья фото и цены
общий каталог салонов
Банкетные залы для свадеб в Казани
Осенний номер журнала
"Всё о свадьбе"
Читай on-line
